Чынлап та шулай. Алар бергә-бергә эшли дә, ял да итә беләләр.
Шулай, Дубенка районы Ломат авылы музеенда Аналар көненә багышланган чара үткән. Түгәрәк өстәл артында хатын-кызлар гаиләләре, туган авыллары турында истәлекләрен яңартканнар, бүгенге көн тормышлары, алдагы планнары белән уртаклашканнар. Авыл әниләре бергәләшеп чәй артында матур очрашу үткәргәннәр.
Шулай ук Ломат авылы музеенда авыл халкы һәм аның кунаклары өчен экскурсияләр үтә. Биредә зур кызыксыну белән мәдәни мирас булып калган истәлекле әйберләрне карыйлар, якташлары Новокузнецк шәһәрендәге «Чулпан» мәчете имам-хатыйбы Анвәр хазрәт Ашировның соңгы тапкыр нәшер ителгән «Возвращение к истокам» китабы белән дә танышалар.