Ел саен җир өстендә хезмәт иткән барлык кеше Авыл хуҗалыгы көнен яратып бәйрәм итә. Шулай, Кадошкино районы Мәдәният йортында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен тәбрикләделәр.
Бәйрәмдә хуҗалыкларның иң яхшы хезмәткәрләре, игеннәр осталары, терлекчелек һәм үсемлекчелек тармагы хезмәтчәннәре, белемле белгечләр, тәҗрибәле җитәкчеләр билгеләп үтелде. Алар барысы да, бер элемтәдә эшләп, районның социаль-икътисади үсешенә үз өлешләрен кертеп, уртак эш башкаралар. Чарада катнашучыларны сәламләү сүзендә Кадошкино районы башлыгы Андрей Викторович Чаткин әйтте: «Кадошкино районындагы агросәнәгать комплексының авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәме авылда яшәүче һәм эшләү-челәрне берләштерә. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, уңыш үстереп, сөт һәм ит җитештереп, безнең кече Ватаныбызның азык-төлек иминлеген тудыралар...»
Авыл хезмәтчәннәре җиргә тугры булганнары, эшкә намуслы булганнары өчен рәхмәткә лаек. Һава шартлары быелгы елны әйбәт дип атау кыен, шуңа да карамастан, бөртеклеләр уңышы әйбәт җыелган, район терлек азыгы белән тәэмин ителгән, авыл хуҗалыгы оешмаларының тотрыклы эшләве өчен нигез салынган. Төгәлрәк саннарга игътибар итик, 2022 елда район хуҗалыклары 200 гектардан артык сөрүлек җирләрен сөреп, чәчү әйләнешенә керткәннәр. Игенчеләр 55 мең тонна ашлык җыеп алган. Район буенча уңыш - 27,6 ц/га, хәзерге вакытта туңга 2150 га күтәрелгән, шуның белән киләсе ел уңышына яхшы нигез салганнар. Зур уңышларга ирешкән алдынгылыр һәм мактаулылар арасында Рушан Зариф улы Поташов КФХасы, хезмәткәрләре белән бергә, һөнәри бәйрәмдә ирешкән уңышлар өчен бүләкләнде.
Елдан - ел районның «Мир цветов» җәмгыятчелеге яхшы нәтиҗәләргә ирешүе турында да әйтелде. 2022 елның 9 аенда 24,1 миллион роза чәчәге киселгән. Авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан кергән табыш 1254 млн.сум тәшкил иткән.
Агросәнәгать комплексында озак еллар намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте түбән-дәгеләргә игълан ителде: ООО «Хорошее дело» тракторчы-машинисты Рәис Рөстәм улы Альмяшевка; шул ук оешманың төягеч машина йөртүчесе Марат Каюм улы Еникаевка. Озак еллар тырышып «Мир цветов» чәчәкчесе булып хезмәт иткән Наилә Хәлил кызы Килдеева Мордовия Республикасы Дәүләт Җыелышының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Ә РМ Хөкүмәтенең рәхмәте (Благодарность Правительства РМ) белән Руслан Таһир улы Альмяшев бүләкләнде.
Агросәнәгать комплексында озак еллар намуслы хезмәте өчен РМ авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән Гөлнур Исмәгыйль кызы Байбекова (фотода сулдан беренче), җәмгыятчелекнең хезмәтне саклау буенча белгече бүләкләнде.
Мордовия авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәте белән гомерен авыр профессияләрнең берсе булган шоферлыкка багышлаган һәм тырышып хезмәт иткән (ООО «Магма ХД») Фәрит Мөбин улы Байбеков бүләкләнә.
Кадошкино муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән түбәндәгеләр бүләкләнде: Эдуард Каюм улы Айсин, «Транс-М»ның машина йөртүчесе; Амир Рауф улы Долотказин, «ИП Долотказин А.Р.»ның шәхси эшмәкәре, Винера Рафаил кызы Мангутова, «Мир Цветов»ның чәчәкчесе.
Бер кечкенә генә районда гына да күпме татар милләтле кешеләребез туган якларын, Ватаннарын яратып баета. Аларның һәрберсе турында гел мактау сүзләре генә яңгырасын.

Наилә НАСЫРОВА әзерләде,фото «Возрождение» газетасыннан