28 январьда Темников районы Аксел авылында “За-валенки” VI төбәкара фольклор фестивале чын-чынлап халык бәйрәме буларак данга иреште һәм күпмилләтле халкыбызның берләшкәнен, үз гореф-гадәтләре белән данлы булуын тагын бер кат исбатлады!
Фестивальнең барлыкка килү тарихы нәкъ менә шушы авылда башлана, чөнки биредә күптәннән буыннан - буынга киез итекләр, борынгы кышкы аяк киемен сарык йоныннан ясаганнар.
Ел саен бирегә республикабызның күрше районнарыннан гына түгел, Россиянең ерак төбәкләреннән, мә-сәлән, Чуашстаннан да киез итекләр җитештерүчеләр килә. Аксел авылының Базарлы мәй-данына районның авыл җирлекләре вәкилләре милли ризыклар һәм декоратив-гамәли сәнгать эшлән-мәләре күргәзмә-дегустациясен җә-елдергәннәр. Декоратив - гамәли сәнгати киез итекләр генә түгел, товар җитештерүчеләр киштәләрендә иң кирәкле товарлар да иде. Бу урында татарларыбыз да лаеклы урын алды: казы-колбасалары белән бергә, татар халык ашларыннан авыз итәргә, сатып алырга мөмкин иде.
Бәйрәмнең төп мәйданчыгында - концерт барды! Татар җырларыбыз мәйданны яңгыратты. Иң активлар арасында Тархан, Караево, Митрял, Аксел һәм башка татар авыл клублары һәм китапханә хезмәткәрләре иде. Бәйрәмгә килүчеләрнең күбесе дәртле көйләр астында бер урында тора алмады. Алар җырладылар, биеделәр, спорт ярышларында һәм конкурсларда катнаштылар. Фотодагы Митрял авылының “Сандугачлар” ансамбле (җитәкчесе Зәйнәб Утешева) Темников районы администрациясенең Рәхмәте-Благодарность белән бәйрәмнән кайттылар.

Н.ХӘЛИЛ