Ләмберә районы депутатлар советының чираттагы 22 нче сессиясенең киңәйтелгән утырышы үткән. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә - 2023 елда территориянең социаль-икътисади үсешенә йомгак ясау һәм алдагы чорга бурычлар кую иде. Сессия эшендә Мордовия Республикасы Главасы Артём Алексеевич Здунов катнашкан.
2023 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлар турында төп доклад белән Ләмберә районы җитәкчесе Юрий Иванович Голов чыгыш ясаган. Ул түбәндәге эшләр турында ишеттергән. Юллар елына 17 км (якынча 550 млн сум) төзү һәм ремонтлау планлаштырыла. Президентыбызның йөкләмәсен үтәп, быел 816 йортка газ керткәннәр. Төзекләндерү – «Заманча шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты буенча Ләмберәнең Ленин урамындагы паркны тәртипкә китерәчәкләр, ишегалды тер-риторияләрен төзекләндерүне дәвам итәчәкләр. Шулай ук Атемар авылында су алу узелы һәм су чистарту станциясе төзү мәсьәләләре хәл ителәчәкләр. Махсус объект – Атемарда калдыкларны эшкәртү буенча муниципаль-ара комплекс һәм полигон төзү - 3 млрд.сумнан артык инвестиция һәм 200дән артык яңа эш урыны булыр.
Федераль программа буенча – Пензятка һәм Первомайский мәктәпләрен, планда – 2 нче Ләмберә урта гомуми белем бирү мәктәбен, Атемар мәктәбен һәм 4 балалар бакчасын капиталь ремонтлауны дәвам итәчәкләр. Берсеневка мәктәбендә спорт залын ремонтлау, Кривозерье һәм Саловка мәктәпләре өчен компьютер җиһазлары сатып алу планлаштырылган.
Киләсе елда Ләмберә поликлиникасын капиталь ремонтлауны тәмамларга исәп, ФАПларны алыштыру эшен дәвам итәчәкләр. Бу – район халкының наказлары.
Сессия нәтиҗәләрен йомгаклап, Мордовия Республикасы башлыгы А.А.Здунов Ләмберә районының югары потенциалын билгеләп үткән.