Дубенка районы татар Ломат авылында туып-үскән Анвәр Айса улы Аширов, бүген Кемерово өлкәсе Новокузнецк шәһәре «Чулпан» мәчете имам-хатыйбы, туган авылы Мәдәният йортындагы Ломат авылы халкы, милли мәдәнияты, тарихы музеена үзенең китапларын бүләк итте. Бераз язма героебыз биографиясе белән таныштырыйк. Анвәр Айса улы Ломат урта мәктәбен тәмамлап, Сабур-Мачкасс СПТУда укый, аннары хәрби хез-мәттә була. Хезмәттән кайткач, Алексеевск индустриаль техникумын тәмамлый. 1991 елда, гаиләсе белән бергә, Кемерово өлкәсе Осинники шәһәренә күчеп яши башлыйлар. Бу шәһәрнең шахтостроительное управление – шахта төзелеше идарәсенә эшкә урнаша. Шәһәр тормышында актив катнаша ул. Шулай, 2003-05 елларда татар-башкорт «Сабантуй» бәйрәмен оештыруда активларның берсе була һәм бу бәйрәмне алып та бара.
Анвәр Айса улы 2001 елда Западно-Сибирский металлургический комбинатта хезмәт итә башлый. 2005 елда Меккага барып кайта һәм бу сәяхәт аңа зур тәэсир ясый.  Шулай ул 2006 елда Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керә һәм аны 2010 елда уңышлы тәмамлый. Шул арада (2008.) тагы бер тапкыр Мәккәдә була. Мәдрәсәне тәмамлаган А.А.Аширов Россия ислам университеты «Теология» факультетына укырга керә. Бу югары уку йортын да уңышлы тәмамлагач, дини белемгә сусаган Анвәр Айса улы Казан ислам институтының аспирантурасында укый. Бүген ул Новокузнецк шәһәре «Чулпан» мәчете имам-хатыйбы. Әйтеп китәргә кирәк, Анвәр Айса улы Аширов өлкә җәмгыяви эшләренең уртасында кайный. Моңа күпсанлы грамоталары дәлил,  Кемерово өлкәсе медальләре аның хезмәтенә югары бәя бирүләрен күрсәтә.
2021 елның декаб-рендә Анвәр Айса улы Аширов Саранск- тагы Ислам мәдәни үзәгендә үткән Бө-тенроссия түгәрәк өстәлендә катнашты. Тынгы белмәгән якташыбыз китаплар да яза. «Историческая судьба татар Кузбасса», «Ислам в жизни мурз Мангушевых и их потомков» дигәннәрен туган авылы Ломат музеена бүләк итте. Рәсемдә Анвәр Айса улы Аширов Ломат музее җитәкчесе Мәзидә Якуб кызы Муракаевага тапшыра. Тиздән тагы бер китабы дөнья күрәчәк.
Шунысы да кызыклы, Анвәр Айса улы туган ягыннан беркайчан аерылмый. Ломат авылындагы туганнарында кунакта булганнан соң, якташларын хөрмәт итеп, Ломат музеенда булды; яңадан яши башлаган музей аңа ошады. Үзенең хис-кичерешләрен дә Фикерләр китабына язып калдырды.
Мордовия татарларыбыз туган якларын онытмый.

Мәзидә МУРАКАЕВА