Ләмберә районы «Алмаз» мәдәният сарае сәхнәсендә «Татарларның халык авыз иҗаты» темасына милли мәдәният бүлеге чарасы узган. Чараны милли мәдәният бүлеге җитәкчесе Альфия Асыйм кызы Максимова алып барды. Чараны Альфия Асыйм кызы Ләмберәнең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән үткәрде. Укучылар әкиятләрне, бәетләрне кызыксынып тыңладылар, кыскача сөйләмнәрдә, мәкальләрдә һәм әйтемнәрдә ярыштылар, сувенир магнитлар ясау буенча мастер-класста катнаштылар. Ахырда барлык катнашучылар да татлы призлар алдылар.
Бу чараның дәвамы Ләмберә районы Аксён урта мәктәбе укучылары катнашында үтте. Мәктәптә «Кичке утырыш» булды. Альфия Асыйм кызы Максимова укучыларга татар халык әкиятләре, тарихи очраклар һәм легендалар сөйләде. Киләчәк буынга милли тәрбия дәресләре уңышлы үткән.
Шулай ук укучылар татар телендә тизәйткечләр әйткәннәр һәм иң уңышлы чыгыш ясаганнар грамоталар алганнар.