“Россия - минем горизонтларым” дигән һөнәри юнәлеш бирүдә сыйныфтан тыш эшчәнлек кысаларында Ромодан районы Алтар урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары, укытучы Л.К.Баляева белән бергә, авыллары почта элемтәсе бүлекчәсендә булдылар.
Почта бүлекчәсе хезмәткәре Айсылу Рясим кызы Хәмидуллова балаларга почтальон - хат ташучы һөнәре турында, аның бурычларына нәрсә керүе һәм бу нинди җиңел булмаган, җаваплы, әмма кешеләргә бик кирәкле һөнәр турында сөйләде. Әңгәмә файдалы һәм бик кызыклы узган.