Үткән атнада Кадошкино районы Большая Поляна төп мәктәбендә РФ физик культура һәм спорт отличнигы, мәктәпнең физик культура укытучысы Наиль Шәүкәт улы Мангутов истәлегенә багышланган волейбол турниры үтте.
РФ Президенты тарафыннан игълан ителгән “Гаилә елы” - безнең рухи-әхлакый кыйммәтләребезне ныгыту, гаилә традицияләрен торгызуга ярдәм итү өчен бик яхшы сәбәп. Турнирда катнашкан Инсар районы Кочетовка, Кадошкино, Б-Поляны авыллары, РМ Мөселманнары диния идарәсе командаларын сәламләү сүзләре белән Кадошкино районы спорт мәктәбе директоры Виталий Кудряшкин, РФнең атказанган сәнәгать хезмәткәре Камиль Мангутов, РМ Мөселманнары диния идарәсе рәисе Раиль-хазрат Асаинов (күпбалалы һәм СВОда катнашучысы булган гаиләләргә бүләкләрен тапшырды), “Халял” ЭКО сату йорты директоры Талип Абубекиров (Большие Поляны мәктәбе укучыларына туплар бүләк итте) мөрәҗәгать иттеләр.
Ярыштагы лаеклы көрәштә Кочетовка авылы командасы җиңү яулады, 2 нче урынны Кадошкино районы командасы алды, 3 нче урынны Большие Поляны авылы командасы яулады. Җиңүче һәм призер командалар кубоклар, грамоталар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнәләр.