Кадерле хатын-кызлар!
Сезне язның тәүге бәйрәме - Халыкара хатын кызлар көне белән тәбрик итәбез. Хатын-кыз - ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы жылысы да сыйган.

Бүген хатын-кызларның күпчелеге эш белән мәшгуль. Ул балалар да үстерә, йорт-җирне дә карый - аны якты һәм җылы итә, өстәвенә, карьера ясый һәм шушы мең төрле мәшәкатьләргә чумып калмыйча, үзенең нәзакәтлелеген дә саклый белә. Боларны бары тик хатын-кыз гына булдыра ала.
Яз урамда гына түгел, күңелләрегездә дә чәчәк атсын, ә матурлыгыгыз тирә-юньдәгеләрне сөендерсен. Сезгә бәхет, иминлек һәм уңышлар юлдаш булсын. Сезнең барлык көннәрегез дә кояшлы, якты һәм истә калырлык булсын, гаиләләрдә татулык хөкем сөрсен, тормышларыгыз матур булсын. Күзләрегез гел бәхет белән балкып торсын.
Сезне бәйрәм белән котлыйбыз! 8 Март белән!