Әссәламү галәйкүм, мөхтәрәм газиз дин кардәшләрем!
Форсаттан кулланып, Россия Дәүләте мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте исеменнән, шәхсән үземнең тарафымнан сезне ихлас күңелемнән Рамазан шәриф ае керүе белән тәбрик итәм!
Газиз дин кардәшләрем, Аллаһы Тәгалә насып кылды тагы бер Рамазан шәриф аен каршы алырга.
Шушы газиз, рәхмәтле, нурлы Рамазан аенда Аллаһы Раббыбыз ураза аркылы иманнарыбызны ныгытсын һәм холыкларыбызны камилләштерсен. Тән әгъзаларыбызга гамәл кылмак өчен көч һәм куәт бирсен. Кылган изге гамәлләребезне кабул итсен, дөньяви, ахирәви морадларыбызга ирешергә насып әйләсен.
Аллаһы Тәгалә хозурында бәндәләрнең ихлас догалары кабул булуга Рамазан шәриф ае зур бер мөмкинчелек тудыра.
Хөрмәтле дин кардәшләрем, шушы изге айда догада булыйк, Илебезгә, халкыбызга шушы махсус хәрби операциядә Аллаһы Тәгалә җиңү бирсен, дошманнарыбыз тарафыннан безнең өчен әзерләгән бөтен явыз һәм астыртын эшләрен Раббыбыз юкка чыгарсын.

Барчагызга да зур ихтирам, дога, кайнар сәламләр белән, Мордовия Республикасында Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәты тулы хокуклы вәкиле Рафаэль МАНЮРОВ