Бер генә булса да җыр белмәгән һәм бер тапкыр да җырлап карамаган кеше бар микән бу дөньяда? Мөгаен, юктыр. Чөнки җыр – сәнгатьнең киң таралган һәм яратып башкарыла торган төре. Ул кешене гомере буена озата бара: кайгы-хәсрәттә дә, шатлык-куанычта да. Җыр- халык лирикасының иң таралган төре икәне турында әйтеп торасы да юк. Җырның төп функциясе - халыкның һәм шәхеснең рухи дөньясын, фикер һәм кичерешләрен чагылдыру. Габдулла Тукай да: «... Халык җырлары халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер», - дип атаган.
Сүзебез татар җырларын яратып башкаручы, Мордовия Республикасы И.М.Яу-шев исемендәге хөкүмәт театрында эш-ләп килгән «СарГрад» студиясендә вокал педагогы булып хезмәт иткән Иркәм Мансур кызы Заликова турында. Ул безнең җырларны җиренә җиткереп, рәхәтләнеп башкара. Тавышы җаннарга үтеп керә.
Әңгәмә вакытында язма героебызга түбәндәге сорауны бирергә булдым:
- Татар сәхнәсенә ничек килергә булдыгыз?
- Казанда укыган чакта, Пензятка халкыбыздан, такмаклар язарга яраткан әбием Алия Җамалетдин кызы Бикчуринадан татар халык җырларын, такмакларын язып алдым. Еллар узу белән, шуларны үзем җырлап киттем.
Бүген Иркәм Мансур кызы «Мордовия территориясендә татар-мишәрләрнең җыр мәдәнияте: традицияләр һәм хәзерге торышы» темасына диссертация дә яза.
- Татар эстрадасында сезнең өчен үрнәк булырдай җырчы бармы?
- Миңа Гүзәлиянең лирик җырлары, Марат Яруллин, Филүс Каһиров, Эльмира Калимуллина, Дина Гарипова җырлары ошый. Халыкка мәхәббәт чиксез аларда, шуңа тамашачы да ихлас ярату һәм сок-лану белән җавап кайтара.
Әйтеп китәргә кирәк, бүген букадәр тыгыз эш графигы булган Иркәм Заликова тамада булып та эшли. Сорамый булдыра алмадым:
- Тамашачыны кызыксындыру авыр бүгенге көндә. Сез нәрсә белән җәлеп итәсез?
- Беренчедән, җырлар-такмаклар җырлау гына түгел, кунакларны бер-берсе белән креатив таныштырам, интерактив конкурслар үткәрәм, матур биюләр булдырам. Кыскасы, кунаклар һәм хуҗаларның рәхәтләнеп ял итүенә, бәйрәм булуга ирешергә тырышам.
- Балалар белән күптән эшлисез, сез үзегез профессиональ җырчы, бүген балалар татарча җырларга яратамы?
- Мин «СарГрад» мәдәни үзәктә балаларның вокалын үстерү өстендә эшлим. Коллективта татар милләтле балалар да бар. Аларның күбесе төрле конкурс лауреатлары. Мәсәлән, Казанда үткән «Ильһамият» халыкара конкурсында Алиса Заликова, Виктория Ягодина беренче һәм өченче дәрәҗә дипломнар яуладылар. Тагы «Мин - йолдыз!» конкурсында Эмилия Биктиева «Ак калфак» җыры белән 1 урын алды.
Президент гранты проекты «Новый СарГрад – мечтай без границ» кысаларында Иркәм Мансур кызы Заликова, башка хезмәттәшләре катнашында, җитәкчеләре Наталия Александровна Ямбушева белән, Мордовиянең балалар йортларындагы сәләтле балаларны табып, аларның сәләтен күрсәтү, үстерү һәм үсәргә мөмкинчелекләр булдыру өчен сайлап алып эшләгәннәр. Грантның нәтиҗәсе буларак, отчет концертта бу балалар «СарГрад» коллективы составында чыгыш ясаганнар. Бу хезмәт Мордовиянең 10 топ проектына кергән һәм аны «Сообщество» дигән форумда Ләйсән Айса кызы Байбикова белән Иркәм Мансур кызы Заликова яклаганнар.
Иркәм Мансур кызы Заликова белән якыннан танышырга уйлап, биографик мәгълуматына игътибар итик. Ул Ләмбе-рә районы Пензятка урта мәктәбендә укып, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының музыка сәнгате факультетын тәмамлый. Укыган вакытта ук, музыка укытучысы буларак, хезмәт биографиясен башлап җибәрә. Ә туган Пензяткасына кайткач, ул 1-7 сыйныфларда музыка укыта. Моннан тыш, сәләтле балаларны олы конкурсларга җәлеп итә; алар урыннар яулыйлар. Шулай ук конкурсантларны яхшы әзерләгәне өчен остазына Рәхмәт хатлары тапшырыла. Аның шундый һәм олы бүләкләре шактый.
Иркәм Мансуровна Заликова актив тормыш позициясе булган педагог, мәктәпкә килгәч, мәдәни тормыш кайнап китә. Мәктәп укучылары арасында «Задоринки» ансамбле оештыра; төрле конкурсларда һәм чараларда катнашалар. Моннан тыш, Иркәм Заликова «Ел укытучысы» конкурсының район этабында катнаша; анда бик лаеклы чыгыш ясый. Тәҗрибәне Казанда эшләгәндә чакта ук туплый: «Учитель дополнительного образования-2009» дипломанты ул. Иркәм Мансур кызы үзе матур җырлый. Мәсәлән, «Авылым тавышлары» рес- публика фестиваль-конкурсында татар җырларын күңел түренә үтәрлек иттереп башкара. Мордовиядәге «Якташлар» автономиясе күләмендә башкарылган татар эшләрендә дә актив ул.
Гаиләсенә килгәндә, уңган Иркәм Ман-суровнаның гаиләсе менә дигән: ире Ренальд Рафаэль улы белән бергәләп ике балаларын - Альберт белән Алисага тиешле тәрбия биреп үстерәләр; төрле яклап сәләтләрен ачарга тырышалар. Шулай, кызлары Алиса - флейтада, уллары Альберт – баянда уйныйлар, бииләр һәм әниләре өйрәткән татар җырларын да җырларга яраталар. Алиса бүген сәхнә яулый. Конкурсларның күбесендә беренчелекне алып килә. Мордовиядә үтәчәк Сабан туена, әнисе җитәкчелегендә, татарча җыр әзерли. Сабантуй дигәч, Иркәм Мансуровна тагы балалар җырларына попурри әзерли һәм коллективындагы балаларның әти-әниләре белән костюмнар тегү турында сөйләргә исәбе дә бар. Аралашканда язма героебыз үзе музыка язуы турында да белдем; сольный концертын әзерли. Теләге - үз аудиториясен табу. Мордовия татарлары көйле, моңлы татар җырчысы Иркәм Заликованың чыгышын көтеп кала.

Наилә НАСЫРОВА