Күптән түгел генә Латышовка авылы сәхнәсенә бик матур хатын-кыз чыга башлады. Ул-интеллигентлы, буйлы-сынлы һәм сәхнә өчен мөһим нәрсә - искиткеч тавышка ия. Якташлары аның җырлавын алкышлар белән каршы алалар, чөнки артистканы кадерлиләр. Ул һәр җырны кечкенә спектакльгә әверелдерә. Болар барысы да Рушания Фәрит кызы Донская турында.
Рушания Фәрит кызы - Латышовкада яңа да, күптән таныш та кеше. Эш шунда ки, ул Кадошкино районы Латышовка авылында туып-үскән. Яшь чагында язмыш аны туган-үскән җиреннән ерак Үзбәкстанга алып китә. Гомеренең зур өлеше гаҗәеп матур, җырлы - моңлы Учкудукта – атаклы җырда җырланган «трех колодцев» шәһәрендә уза. Ул мәктәптән соң кранчы һөнәрен алган була һәм гомеренең күп өлешен Учкудук шәһәре автопредприятиесендә кранда эшли. Гаиләсе белән туган Латышовкасына дистә елга якын элек кайткан.
- Кайларда йөрсәм дә, Латышовкам һәрвакыт минем йөрәгемдә булды һәм булачак. Кече Ватанга әйләнеп кайттым, гүя китмәдем дә төсле, - ди Фәрит кызы Рушания. - Авылыбыз игелекле, кешеләр - искиткеч. Утыз дүрт ел Үзбәкстанда яшәсәм дә, һәр җәй ялга өемә кайта идем; бик тә сагындыра иде шул туган якларым. Биредә барысы да, балачакта төсле, якын. Хәтта җырларым да мине биредә көтеп калганнар. Үз-үземне хәтерләгәнчә, авылыбызда халык җырларны яратып җырлыйлар. Әти-әниләребез бергә җыелгач, сөйләшүләрдән соң, концерт «башлап» җибәрә иделәр, мәктәптә дә барлык балалар үзешчән сәнгатьтә катнаштылар. Татар җыры шундый матур!
Рушания Фәрит кызы Латышовкасына кайткач ук, авылының иҗтимагый тормышына актив кушыла. Пенсия яшендә тормыш тукталмый икән. Ни өчен ошаган эш белән шөгыльләнмәскә?! Аңа «Изге нур» ветераннар ансамблен булдыру идеясе ошый. Тавышы да килеште, җырлар да күңеленә хуш килде. Ничек инде халык җырлары күңелгә тулмасын! Аларны әниләре белән әбиләре җырлаган бит. Бүген милли моңга гашыйк хатын-кызлар ансамбле булуы күңелле хәл. Ә бит язма героебыз тамашачысын репертуарының төрлелеге белән дә сөендерә: татарча да, русча да матур, җиренә җиткереп җырлый. Ул күпмилләтле шәһәрдә яшәгән һәм барысы да рус телендә аралашкан. Рус җырларын һәрвакыт Россиянең теләсә кайсы милләт кешесе яратып җырлый һәм алар популяр; дуслары һәм танышларының теләсә кайсы даирәсендә аларны бик теләп җырлыйлар…
- Халык җырлары һәрчак күңелле, лирик җырлар - моңлы, - дип сөйли әңгәмәдәшем. – Аларны төрле телләрдә җырлыйлар һәм һәр халыкның күңеле бар! Аларны җырлау бик үк җиңел түгел, чөнки милли көйне башкарганда халык стилен, күптавышлылыкны саклап калу мөһим. Бу сәнгатькә дә әкренләп өйрәнәбез.
Коллективыбыз турында да әйтми булдыра алмыйм. Без бик тату, репетицияләргә бик тә теләп җыелабыз. Бу гади коллектив кына түгел, без барыбыз да кардәшләргә әверелдек. Шуңа да уңышларыбыз бар. Һәр ел республикабызда үткәрелә торган «Авылым тавышлары» фестивалендә катнашабыз һәм 2019нчы елны «Изге нур» фольклор ансамблебез фестивальнең гран-при иясе булды.  Без «Туса да гына, тусын ир бала» дигән татар халык җырын башкарып, тавышларның искиткеч ярашуын күрсәттек. Һәрвакыт халык өчен чын күңелдән җырлыйсы килә, тамашачыны сөендереп. Һәм, әлбәттә, Латышовкабыз фольклорын саклап калу бик мөһим. Бездән соң башкалар киләчәк, дәвам итәчәкләр... Халык җыры шулай яшәргә тиеш.

 

Н.ХӘЛИЛ