«Известия Мордовии»га Эрьзя музее директоры Людмила Нарбекова сөйләгәнчә, «Федот Сычков – шатлык рәссамы» күргәзмәсен Пензада бер ел элек, якташыбыз, уникаль рәссамның 150 еллыгына багышлап күрсәтергә ниятләнгән булган.
Өстәвенә, пензалылар үзләре дә рәс-самның әсәрләрен күрсәтергә теләк белдергәннәр. Бу аңлашыла да, чөнки күрше өлкәдә яшәүчеләр Сычковны үз якташлары дип саный алар. Эш шунда ки, рәссам туган Кочелай авылы элек Пенза губернасының Наровчат өязенә караган. Моннан тыш, 1918 елда Сычков хезмәттәше белән Октябрь революциясе еллыгына багышланган бәйрәм бизәлешен булдыру һәм Пенза губернасында беренче сәнгать күргәзмәсен оештыру белән шөгыльләнә. Ә тагын, булган мәгълүматларга караганда, ул этюдларны Пенза янындагы Император сәнгать академиясе буенча хезмәттәше һәм сыйныфташы Иван Горюшкин-Сорокопудов дачасында язган. Әмма пандемия аркасында юбилей күргәзмәсен кичектергән булганнар. Тик менә хәзер, 30 июльдә ул, ниһаять, Пенза өлкә картиналар галереясендә ачылды. Тамашачылар игътибарына Эрьзя музее җыелмасыннан Федот Сычковның кырык әсәре тәкъдим ителде. Сентябрь ахырына кадәр Пензада күренәчәк.
Пенза картиналар галерея-се директоры Кирилл Застрожный кунакларны сә-ламләп, нәтиҗәле музей хезмәттәшлегенең активлашуын канәгатьлек белән билге-ләп үтте. Беренче күргәзмәдә Пенза өлкәсенең мәдәният һәм туризм министры Татьяна Курдова да булды.
Вернисажга килгән һәркем өчен аерым сюрприз булып җирле мордва фольклор коллективының чыгышы булды, ул күргәзмә киңлекләре атмосферасын милли төсләр белән тулыландырды.
Сүз уңаенда, юбилей экспозициясенә кертелгән эшләрнең күбесе музей запасникларында саклана һәм тамашачыларга сирәк күрсәтелә.

Н.ХӘЛИЛ әзерләде